17-31 гыйнварда Татарстанда «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән «Каршы як полоса» максатчан профилактик чара уздыру турында игълан итә.
2025 ел статистикасы: шул сәбәпле килеп чыккан 54 юл-транспорт һәлакәте 28 кешенең гомерен өзгән һәм 92 кешенең җәрәхәтләнүенә сәбәп булган.
Хокук бозган өчен җаваплылык:
Беренчел хокук бозу: 7 500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Кабат бозу: 1 елга хокукларыннан мәхрүм итү.
ЮХИДИ катгый рәвештә киңәш итә:
Беркайчан да куркынычлы узып китүләр ясамагыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыкмагыз.
Юл вәзгыятен, тизлекне һәм дистанцияне һәрвакыт адекват бәяләгез.
Кышкы юл, бозлавык һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда бик сак булыгыз.
Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләнгән вакыт беркемнең дә гомеренә тормый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев