Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 елның Әлки Сабан туе баш батыры исеме Алмаз Хафизовка бирелде

Халкыбызның иң күренекле бәйрәмнәреннән булган Сабан туе борынгыдан килгән гореф-гадәтләр, йолалар нигезендә уза.

Шуларның берсе милли көрәш. Ул һәрчак төп мәйданда, күп халык катнашында, көн буе диярлек дәвам итә.

Быелгы Сабан туе көрәшен якташыбыз, Татарстанның милли  көрәш федерациясе  хөкемдары Рәмис Вафин тавыш көчәйткеч аша алып барды. Ул үзе үк баш хөкемдар вазыйфасын да башкарды. 

Әлки районы бит – республикага данлыклы көрәшчеләрне биргән төбәк. Әйтик, Рәшит Сәмигуллинны, Талип Яруллин,   Фәнил Миңһаҗев шундыйлардан. 
Көрәшне елдагыча яшүсмерләр башлап җибәрде. Алар унга якын үлчәү категорияләрендә бил алыштылар.  Сабан туена кадәр берничә көн алдан “Алинә” универсаль спорт залында иң көчлеләрне ачыклап, балалар арасында ярышлар узган иде. Ә инде Сабан туеның төп мәйданында алар призлы урыннарны ачыклау өчен бил алыштылар.

32 килограммга кадәр үлчәүдә Татар Борнае авылыннан Реваль Закиров бик оста көрәште.  Ул былтыр да Сабан туенда икенче урынны алган иде. Аның тренеры – Фириаз Кәшапов. Фириаз – бик күп балаларны көрәшергә өйрәткән тренер. 
Үсмерләр арасында күбрәк милли көрәш түгәрәгендә шөгыльләнүче малайлар җиңүләргә ирешәләр. Балалар ярышында Юхмачы мәктәбе укучылары да әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Әйтик, Йосыф Никифоров, Рәмзис Шаһивәлиев, Динар Биляевлар матур көрәш күрсәтеп, үз үлчәмнәрендә  призлы урыннарны яуладылар.

Менә берничә ел инде зуррак авырлыкта Базарлы Матактан Илзат Әхмәров һәм Түбән Әлкидән Фәнзил Хәмидуллин чемпион булып калалар. Быел да алар батыр булдылар. Илзат белән Фәнзил абсолют батыр исеменә бил алыштылар.  Фәнзил көндәшеннән 20 килограммга якын авыррак. Шуңа карамастан баш батыр исеме өчен көрәш бик кискен барды. Баллар саны бкуенча Фәнзил Хәмидуллин абсолют батыр исеменә икенче ел рәттән лаек булды.

Баш батыр җилкәсенә дәү тәкәне салдылар, ул шуның белән бар тамашачы алдында мәйдан әйләнде. 
Шуннан соң яшүсмерләр арасында җиңүгә ирешкәннәрне бүләкләделәр. Беренче урынны яулаучылар мәйданнан велосипедка утырып чыгып киттеләр. Башка урыннарны алучыларга да саллы бүләкләр хәзерләнгән иде.

Инде көрәш мәйданына ир-атлар чыгып, бил алыша башлады. 65 килограммга кадәр авырлыкта Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллинга тиңнәр булмады.  Былтыр бу үлчәү  категориясендә беренче булган Ташбилге егете Рәмзил Абдуллин икенче урынны алды.
70 килограммлылар арасында Яңа Чаллыдан Илнур Шәмсетдинов батыр калды. 80 килограммга кадәр авырлыкта былтыргы батыр Алмаз Хәмидуллин (Базарлы Матак) беренче урынны яулады.

Бик күпләребез Рәмис Миндубаев көрәшкәнне карарга ярата. Рәмис кыска буйлы, киң җилкәле, таза беләкле. Ул келәмдә һәрчак матур көрәш алымнары күрсәтә. Рәмис бу юлы авыр үлчәү – 90 килограммга кадәргеләр белән бил алышты. Һәр елдагыча көндәшләреннән өстен калып, батыр исемен яулады.
90 килограммнан артык булган ярышчылар арасында да кискен бил алыш барды. Базарлы Матактан Руслан Нуртдиновка ике бертуган – Алмаз һәм Илназ Хафизовлар белән бил алышырга туры килде. Руслан Илназны җиңде, ә менә Алмазга җиңелде. Шулай итеп, авыр үлчәү категориясендә Алмаз Хафизов батыр калды.

Абсолют батыр өчен көрәш бик озак дәвам итте. Келәмгә ике Алмаз – Хәмидуллин һәм Хафизов чыкты. Берзаман яңгыр ява башлады. Келәмдә көрәшчеләрнең аяклары  шуа, шуңа чирәмдә бил алыштылар.

Былтыр баш батыр булып Алмаз Хәмидуллин калган иде. Быел да шул исемне яклый алырмы? Менә баш хөкемдар Рәмис Вафин “вакыт бетте” дип көрәшне туктатты. Баллар саны буенча 2024 елның Әлки Сабан туе баш батыры исеме Алмаз Хафизовка бирелде.
Берзаман Алмазны егетләр күккә чөя башладылар. Аннан Алмаз җилкәсенә бозау кадәрле тәкәне салып, мәйдан әйләнде.
Якташыбыз Фоат Вәлиев абсолют батыр исеме алучыны 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләде.

Район башлыгы Александр Никошин җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бу инде шуның белән ел буе көтеп алган район Сабан туе тәмам дигән сүз. Шөкер әйтик, көне бәйрәм өчен бик уңайлы килде: кояшы да артык кыздырмады, яңгыры да вакытында яуды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев