Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

2025 елга фитр сәдакасы күләме күпме?

Фитр сәдакасы ураза тоткан һәрбер мөселманга фарыз гамәл.

   Бу гамәл без ураза тотканда җибәрелгән кимчелек-хаталарны кичерү, килеп җитмәгән якларны камилләштерү, тулыландыру һәм шуның аша Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирүче.

 

2025 елга фитр сәдакасы күләме, дини бәяләмә буенча, аз керемлеләр өчен 250 сум, уртача керемле кешеләр өчен 800 сум, байлар өчен 1300 сумнан башлана.

Фитр сәдакасының күләме хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлек продуктларының уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. 250 сум минималь һәм аны түләү мәҗбүри. 800 сум һәм 1300 сум түләргә тәкъдим ителә торган сумма. Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.

Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган фидия сәдакасы түли, аның минималь суммасы 400 сум тәшкил итә, әмма сумма, ашауга тотылган тәүлеклек уртача чыгымнарны карап, арттырылырга яки киметелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев