Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле халыкны социаль яклау системасы хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз.

  Сез кешеләр тормышына шәфкать-мәрхәмәтлелек алып керүчеләр. Авыр тормыш шартларында калган кешеләргә — ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга, ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. Аларның сөенечләрен һәм көенечләрен уртаклашасыз, авыр чакта ярдәмгә киләсез, юату өчен кирәкле сүзләр табасыз. Кешеләргә аеруча җылы мөгамәлә, эчкерсез караш, түземлек сорый торган хезмәтегезне намус белән башкарасыз. 
Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Шуларның барысы өчен дә сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. 
Әлеге район кешеләре иминлеге өчен башкарылган җаваплы эшегездә чын күңелемнән зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда шатлыклар, гаилә бәхете, көч һәм сабырлык телим.


Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев