Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

84 яшьлек Салих Насыйбуллин велосипеды белән 6200 километр үткән

84 яшьлек Салих абый велосипед сатып алган


Ап-ак сакаллы Салих абый Насыйбуллин Базарлы Матакта велосипедта чаптырып йөргәнен күпләр күргәне бардыр. Ул яңарак кына редакциягә, йомышы белән сугылган иде. Шунда аның ике көпчәкле яңа атын да күрдек. 

–    Мин гомерем буе авелосипедта йөрдем, ди үзе. 

Дөрес, заманында ул лотереягә откан “Зопорожец” автомобилендә дә чаптырган. Соңоак, Базарлы Мааткта яши башлагач, әнисе янына Бибай Чаллысына мотоциклда кайтып йөргән. Ә соңгы өч дистә елда велосипед транспортын үз иткән. 

2017 елда сатфп алган велосипедын яңарак кына алыштырган. Анысы да әле йөрерлек булган да, чылбыры төшеп йөдәткән.

–    Ул велосипедта минем спидометр бар иде. 6 елда 6200 километр үткән булганмын, – ди мәчет карты.

Көнгә ул уртача 5-7 чакрым юл үтә икән. Әле бер елны велосипеды белән район ярышында  катнашып, җиңү дә яулаган булган.
Әлеге яңа транспорты белән Салих абыйга эшмәкәр Алмаз Зарипов Казаннан 14 мең 500 сумга алып кайтып биргән.

–    Бик чыдам, җайлы транспорт. Миңа 90 яшькә кадәр йөрергә җитергә тиеш, – диде Салих абый Насыйбуллин көпчәкле атына атланып күздән югалды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев