Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Ак калфак” Әлки бүлекчәсенең чираттагы утырышы булып узды

Милләт язмышы – хатын-кыз кулында. Ул үткән белән киләчәкне бәйләп тотмаса, буыннар чылбыры өзелә.

“Ак калфак” оешмасының игътибар үзәгендә татар милли гаиләләрен булдыру, милли рухлы, туган илгә тугры, әхлаклы яшь буын тәрбияләү кебек бурычлар тора.
 

Әлки районында да татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында торучы шундый оешма матур гына эшләп килә. Безнең максат – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешенә чакыру.

28 март көнне “Ак калфак” Әлки бүлекчәсенең чираттагы утырышы булып узды.  Эшләнелгән эшләргә йомгак, киләсе айларга план төзелде.
Әлки район үзәк китапханәсенең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова үзенең чыгышында туган якның тарихын өйрәнү, аның әдәби һәм милли мирасын барлау Әлки районы китапханәләре эшчәнлегенең бер юнәлеше булып торуын ассызыклады. Һәм китапханәләрнең бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды. Җирле шагыйрә Гүзәлия Рәхмәтуллина үзенең “Мәңгелеккә килми кеше җиргә”, Рузалия Абдуллина җирле шагыйрә Наилә Алимованың “Рамазан ае” дигән шигырьләрен укыдылар. Рамилә Җәләлова Үргәагар авылында борынгы мәчетнең һәм гореф-гадәтләрнең ничек саклануын сөйләп үтте. Алинә Борһанова яулык бәүләү буенча мастер класс күрсәтте. Ул үз чыгышында татар хатын-кызларының киенү культурасы, яулык төрләре турында тәфсилләп аңлатты, бәйләү ысулларын өйрәтте.

Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә хатын-кызларыбыз Нурия апа Гадиеваның аһәңле тавыш белән укыган Коръән сүрәләрен тыңладылар. Ак калфак”лылар исеменнән ифтарда катнашучыларга  татар телендә изге теләкләр язылган тәмле чәйләр һәм яулыклар таратылды. Шундый матур мәҗлесләребез дәвамлы, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде.
Шушы айда узган ифтарлардан алган хис-кичерешләр, йөрәкләребезне озак җылытып, күркәм айның матур мизгелләре булып саклансын.

Әлфия Шагалиева, Әлки җирлеге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев