Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин әлкилеләрне Корбан гаете белән котлый

Хөрмәтле әлкилеләр, районыбыз мөселманнары! Сезне ихластан Корбан гаете белән котлыйм. Әлеге бәйрәм мөселманнар тормышында зур әһәмияткә ия, ул кешеләрне берләштерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.


Мөселманнар районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Әлбәттә, алар җирлегебездәге бар диндәге кешеләрнең үзара татулыгын булдыруда да эшчәнлек алып бара. Авылларда  мәчетләр, чиркәүләр төзелә, төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Районыбыздагы ислам, православие дин вәкилләре алга таба да бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәр дип ышанабыз.  
Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә рух ныклыгы өстәсен, күңел күтәренкелеге бирсен, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрдә татулык, йортларда  бәрәкәт, илебездә  иминлек хөкем сөрсен! 
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев