Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин әлкилеләрне Республика көне белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар! Туган ягыбыз Татарстанның бүгенге үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләгән олы бәйрәмебез - Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм сезне.


Бүгенге көндә безнең республикабыз Россиянең иң уңышлы эшләүче төбәкләребезнең берсе, башкаларга күп яктан үрнәк. Республика җитәкчелегенең зирәк сәясәте, күпмилләтле халкыбызның бердәмлелеге, тырыш, уңган, кунакчыл булуы Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытты, аның халыкара абруен ныгытты.
Республикабызның һәрьяклап үсешенә без әлкилеләр дә үз өлешебезне кертәбез. Авыл хуҗалыгы уңганнары тырышлыгы белән күпләп сөт, ит җитештерелә, басуларда югары уңыш алып, ил табынын баетабыз.
Хәзерге вакытта бездә утызлап республика программасы эшләп килә.Алар ярдәмендә авылларда социаль объектлар төзелә, ремонтлана, авылларыбыз матурая, аның инфраструктурасы ныгый, халыкның тормыш шартлары яхшыра.Бу алга таба да уңышлы дәвам итәр дип ышанам.
Бөтен республика белән бердәм булып әлкилеләр дә махсус хәрби операция зонасына даими гуманитар ярдәм озата. Әлки уллары җиңүләр белән тизрәк әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә яшибез.
  Кадерле райондашлар! Һәркайсыгызны Татарстан Республикасы көне белән котлап,имин тормышлар, ил-көнебез тыныч булсын, гаиләләр бәхетле яшәсен, эшләребез нәтиҗәле булсын дип телим.
Александр Никошин,
муниципаль  район советы рәисе, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев