Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Александр Никошин: «Изге Пасха бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм»

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне изге Пасха бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!


Бу көн – Бөек посттан соң килүче Христос терелүенең шатлыклы тантанасы. Пасха безне намуслы, мәрхәмәтле булырга, ярдәмчеллеккә өнди.


Районыбызда җәмгыятьнең рухи нигезен саклауга, дәвам итүгә зур игътибар бирелә, мәчетләр, чиркәүләр салына, торгызыла. Шунысы куандыра: бу эшләрдә меценат якташларыбыз актив катнаша. Бу да – игелекле гамәлләр, яхшылык үрнәге.


Пасха һәрвакыт ихтирам, бердәмлек һәм үзара аңлашу рухында үтә. Бүгенге чорда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бер-берсенә хөрмәт белән каравы аеруча мөһим. Элек тә тату яшәдек, киләчәктә дә шулай булсын!


Бәйрәм уңаеннан шуны телим: барлык өметләрегез һәм якты башлангычларыгыз чынга ашсын, илдә тынычлык, иминлек булсын. Пасха шатлыгы гаиләгезгә татулык, ярату алып килсен, изге ниятләрне тормышка ашыруга рухландырсын һәм яңа казанышларга көч бирсен.
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев