Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте филиалы студентларына дипломнар тапшырылды

Бүген, 27 июньдә, Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте филиалы студентларына тантаналы төстә дипломнар тапшырылды.


Өч чыгарылыш төркеме, укуларын тәмамлап, урта һөнәри белем алулары турында дипломнар алды. Тантаналы чарада ата-аналар, чыгарылыш укучыларының дуслары, укытучылар һәм мөхтәрм кунаклар бар иде. 

Дипломлы булучыларны көллият филиалы мөдире Эльвира Нуруллина, Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте директоры Альбина Симашева, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте генераль  директоры Ирина Вәлиева, районның ветеринария берләшмәсе директоры Камил Хәйруллин, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин, “Актай” кафесыннан вәкил Анна Миронова котлады. 33 чыгарылыш укучысы тырышлык нәтиҗәсе булган документны кулларына алды һәм бу аларга – тормышта үз урыныңны табу, уңышларга ирешү мөмкинлеге булсын дигән теләкләрне ишетте.

Бу көнне ата-аналар һәм укытучылар да аларга үгет-нәсыйхәтләрен бирде, студентлар  исә теләкләрен җыр-шигырьләр белән ирештерде. Күзләрдә шатлык яшьләре ялтырады, бүләк буларак, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. 

Авыл хуҗалыгы көллияте филиалында берничә ел дәвамында яңа белемнәр алынган, иҗади эзләнү эшчәнлеге алып барылган, ә алда исә һөнәри үсеш юлында бик күп яңа ачышлар ясалачак. Чыгарылыш укучыларына куелган максатларына ирешүләрен һәм тырыш, үҗәт булып, бары тик уңышларга гына ирешүләрен, алга кыю адымнар белән баруларын, якты киләчәк телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев