Әлки балалар җыр мәктәбе “Уңыш чиге” республика бәйгесендә яхшы нәтиҗәләргә иреште
26 октябрьдә Казанда республика күләмендә “Уңыш чиге” дип исемләнгән иҗади бәйге узды. Аның максаты – сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга үсү мөмкинлеге бирү.

Безнең укучылар һәм мөгаллимнәр әлеге чарада районыбыз даны өчен чыгыш ясап, җиңүләр яулады.
I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар: Тимур Баев, Ульяна Баканова, Элина Ибраһимова, Рәзил Гобәйдуллин, Зәринә Шакирова.
II дәрәҗәдәге лауреатлар: Әмирә Хәмитова, Еликова Ярослава, Сафина Муштакова, Амалия Шәкүрова.
III дәрәҗәдәге лауреат: Нәфисә Фәсахова.
Дипломатлар: Дарина Новикова (I дәрәҗәдәге диплом),
Элина Галиуллина (II дәрәҗәдәге диплом).
Мәктәп мөгаллимнәре үзләре дә югары нәтиҗәләргә ия булды:
Алмаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева “I дәрәҗәдәге лаурет” исеменә лаек булсалар, Гамил Гыйматдиновка (концертмейстер) бәйгене оештыручылардан Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сезнең сәләтегез, тырышлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз – киләчәктә дә җиңүләргә нигез! Алга таба да тукталып тормыйча, яңа иҗади җиңүләр яулавыгызны телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев