Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында «Остров бәйрәме» көнен билгеләп үттеләр

Әхмәт авылында тагын «Остров бәйрәме» дигән көн бар. Әйе, әйе, «Утрау бәйрәме» дә, башкача да түгел, нәкъ менә русчалатып, «Остров бәйрәме»!

праздник острова
Авылдан шактый читтә, табигатьнең бик матур почмагында — Чирмешән елгасы буенда урнашкан алты йортлы гына урам язгы ташу вакытында тирә-ягын су басып, нәкъ утрау булып кала иде. Әй, күңелле дә үтте соң бу урамда безнең балачак! 11 кыз,11 малай бертуганнардай дус-тату булып, яшел чирәмдә тәгәрәп-уйнап үстек. Олысы-кечесе киез итекләр тишелгәнче футбол уйнаулар, текә таудан күмәкләшеп чана шуулар, бергәләп урманга җиләккә, шомыртка йөрүләр, бәбкә саклаулар, чөгендер утаулар... Чөгендер утауның үз кагыйдәләре бар. Аннан-моннан, тырышып утамасаң, мул уңыш алам димә инде. Тирә-якка даны таралган, һәрвакыт көләч йөзле игенче-агроном күршебез Рәхим абый бу эшкә бик таләпчән иде. Аның йөзенә кызыллык китермәдек, чөгендерләр артыбыздан гөлләр кебек тезелеп калалар, ә көзен самавыр кадәр чөгендерләр трактор арбасына төялә... Җәйге эссе көннәрдән соң сеңдереп, матур итеп яуган яңгырга Рәхим абый сабыйларча шатлана: «Ипи ява, балалар, ипи ява», — дия иде. Рәхим абыйның әтисе Кыям бабайның, Казаннан кайткач, безне сусыл -татлы алмалар, авызда эри торган крендельләр белән сыйлавы да бүгенгедәй хәтердә. Бакчалары тулы гөлчәчәк, умарта оялары, җәннәт бакчасы... Бик уңган-булган иде бу гаилә. 

праздник острова
Әле «теш табибы» да үзебездә иде безнең. Теше сызлап интеккән авыл халкы Миңгали бабайга килә иде. Сызлауга түзә алмагач, бер көнне Рәфидә апа да Миңгали бабай янына кергән. «Чыкты да, елый гына бит. Нәрсә булды икән дисәк, „табиб“ исән тешен алган икән», — дип, хәзер инде көлеп искә ала Әлфия апа. 


...Менә баганага белдерү элгәннәр, укыйк әле, нәрсә була икән урамда? Әәә, иртәгә артистларыбыз Рәсимә белән Гөлсинә нәни тамашачыларга курчак театры куялар икән. Билет бәясе дә бик кыйбат түгел — 2 тиен! Һәм икенче көнне агач исләре аңкып торган яңа,, клуб"-бурада көлә-көлә курчак театры карыйбыз... 

праздник острова
Шул ук вакытта әниләр безне әкрен генә, җайлап кына эшкә өйрәтәләр: балалар белән күмәкләшеп өй юуулар, чүп утаулар, сарык йонын алулар... Бар да күмәк, бар эш тә бергә, күңелле итеп эшләнә. 


...Болай да матур Әлфия апабыз туй күлмәгеннән бигрәк чибәр инде! Бүген аның туе! Җәйге матур төн, өстәлләр ишегалдына әзерләнгән. Без, "Остров«ның кечкенә хуҗалары, койма башына тезелешеп, туйны күзәтәбез, Әлфия апабызны олы тормыш юлына озатабыз... Нәкъ җырдагыча: шатлыкларны бергә уртаклашып, кайгыларны бергә бүлдек без.. 

праздник острова
...Кич якынлашып, кояш баеп килә. Без берничә бала әле урамда уйныйбыз. Кинәт Сәкина апаларның капкасы ачылып китте, ачыргаланып елап Гөлсинә йөгереп чыкты. «Абый... абый үлгән, тизрәк килегез», дип илереп-илереп елавы бүгенгедәй күз алдында... Көндез шактый гына су коенганнан соң, бераз йоклап алам дип печәнлеккә менеп яткан Мәүлет абыйның мәңгелеккә күзен йому сәбәбен белә алмадык. Яңа гына армиядән кайтып, җир җимертеп эшләп йөргән күршебезне югалту — барыбыз өчен дә зур тетрәнү, хәсрәт булды. Югалтулар әле тагын булган икән: 10 яше дә тулмаган сеңлебез Нәфисәне дә без урамыбыз белән зар елап соңгы юлга озаттык. Баласын югалтудан шашар дәрәҗәгә җиткән әнине күрше апалар юата, сабырлыкка өнди, гыйбрәтле хәлләр сөйли... Авырлыклардан соң җиңеллекләр, кайгылардан соң шатлыклар килә. Шатлыгыбыз, сөеклебез булып сеңлебез Лилиянең дөньяга килүен дә урамыбыз белән бәйрәм иттек. 

праздник острова
Әти- әниләр дус-тату яшәүгә, бердәмлеккә безгә үрнәк булып тордылар: күрше хакын хаклап, ярдәмләшеп, матур итеп гомер итте алар. «Остров» киленнәре — әниләребез һәрберсе каенана-каената белән көн күрде. Олылап, хөрмәт итеп яшәделәр алар безнең дәү әти-дәү әниләребезне. Картайган көннәрендә тәрбияләп-карап, хәер-фатыйхаларын алып, соңгы юлга озаттылар. 

праздник острова
1979нчы елгы көчле су басу урамыбызның таралуына сәбәп булды. Өйләребезгә кадәр су кереп, яшәү өчен шактый уңайсызлык, куркыныч тудырды. Күршеләр киңәшләшкәннән соң, өйләрне авылга күчерергә булдылар. Төрлебез-төрле урамнарда яши башласак та, без барыбер якын күршеләр булып калдык, элемтәләр һич кенә дә өзелмәде. Берничә елга бер тапкыр туган урамыбызда, инде нигезләребез булмаса да «Остров бәйрәме» үткәрә башладык.

праздник острова
Быелгы бәйрәм буласы көнне иртәдән шаулап, күптән көтелгән җылы, бәрәкәтле яңгыр яуды. Ул да түгел, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, рәхмәте белән ялтырап кояш чыкты, бар җиһан нурга күмелде. Урамыбыз, безнең белән бергә олыгайган талларыбыз безне шатланып каршы алдылар. Исең китәр: бар да кайтканнар ләбаса! Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан. Хәтта язмыш җилләре ерак Грузиядә калдырган күршебез Илсөяр белән дә бергәләшеп интернет челтәре аша сөйләшә алдык. Авылда яшәп калган күрше егетләребез алдагы көнне үк килеп бәйрәм өчен барлык уңайлыкларны тудырганнар иде инде: өстәлләр, утыргычлар, яңгыр яуса, кояш бик кыздырса дип корылмалар да ясаганнар... Мул табын артында, туган җиребез туфрагында көн озын гапләштек, сөйләштек, бәйрәм иттек без бу көнне. Һәркем үзенең балачактан күңел төпкелләрендә сакланган хатирәләрен яңартты, кабатланмас гомер мизгелләрен искә төшерде. Инде өлкәннәрдән, әти-әниләр арасыннан Әминә апа белән Нургата абый гына арабызда. «Остров» балаларын концерт куярга, спектакльләр уйнарга өйрәткән Сарман яклары кызы, бик матур сөйләм телле Әминә апа киләчәктә дә аралашып, бер -беребезнең хәлләрен белешеп, матур итеп яшәвебезне теләде.


Өйлә намазы вакыты җиткәч, берничә күршебез туган җиребез туфрагына басып намаз укыды, шул җирләрдә яшәп вафат булган якыннарыбыз рухына багышлап дога кылды.

 
Балачакны искә төшереп, күрше егетләре чумып-шаярышып су коендылар, балык тоттылар. Ә балачактагы «артистларыбыз» һөнәрләренә тугры булып калганнар: төрле рольләргә кереп рәхәтләнеп янә бер көлдерде алар безне! 


Җыр-бию, якты хатирәләр белән үрелеп барган бу бәйрәмнән без гомер буена җитәрлек рухи азык, җылылык, рәхәтлек алдык! Балачактан килгән бердәмлек, күршелек, дуслык хисе тагын да ныгыды, безне бәйләгән җепләр беркайчан өзелмәс булды. Безнең бергә үткән бәхетле елларыбызның шаһитләре булган талларыбыз гүя безгә кул болгап, кабат очрашуларны теләп калдылар...


Гаҗәп, безнең күбебезгә «Остров» бер үк төрле итеп төшкә керә икән.Үзем еш кына "Остров«та утлар кабынган, анда элеккечә кешеләр яши дип күрәм. Күңелләребездә «Остров» утлары беркайчан сүнмәс, якты хатирәләр булып сакланыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев