Әлки районы башлыгы Әниләр көне белән тәбрик итә
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар һәм кадерле сеңелләр!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнүче иң күркәм, матур бәйрәм – Әниләр көне белән сезне чын күңелемнән тәбрик итәм.
Әниләр, сез – мәрхәмәтлелек, җылылык, сабырлык, өмет, мәхәббәт, иман, көч һәм илһам чыганагы. Сез – баланың гомере буе саклаучы фәрештәсе, терәге, тормышка юнәлеш бирүчесе, чын күңелдән уңышларына сөенүчесе һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүчесе.
Районыбызның күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларга ана назы бирүче ханымнар, Бөек Ватан сугышы елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы елларда авыр тормыш йөген үз иңнәренә алган һәм янәдән бүген илебезгә куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан, ил өчен бу изге көрәштә үз гомерләрен корбан иткән каһарман уллар үстергән Аналар! Аеруча сезгә олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм, чиксез сабырлыгыгызга сокланам. Сез бәйрәм көнендә генә түгел, ә һәрчак хөрмәткә, игътибарга лаек.
Теләкләрем бер: Аналар беркайчан да кайгы- хәсрәт күрмәсен! Илгә тынычлык килсен, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Бәхет, бәрәкәт, имин тормыш телим.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев