Әлки районы башлыгы исеменә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан Бөек Җиңү көне белән котлау открыткасы килде
Район башлыгы Александр Федорович исеменә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан 9 Май – Бөек Җиңү көне белән котлау открыткасы килде.
Анда түбәндәге юллар язылган:
“Хөрмәтле Александр Федорович! Чын күңелдән Сезне бәйрәм белән котлыйм. Дөнья тарихына әлеге көн халкыбызның гаҗәеп рухи көче һәм бердәмлеге, аның фронтта һәм тылдагы тиңдәшсез батырлыгы буларак кереп калды. Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы ул – нацизмны юк итүчеләргә чиксез рәхмәт билгесе һәм бүгенге көн каһарманнарының, җиңүче буыннан калышмыйча, хәрби хәрәкәтләрдә һәм тыныч тормышта кылган гамәлләрен тану. Сезгә нык сәламәтлек һәм Татарстаныбыз, Россия иминлеге өчен башкарып килә торган эшләрегездә уңышлар телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев