Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлы булдылар

23-24 июньдә район мәдәният йорты сәхнә йолдызлары чыгарылыш сыйныф укучылары булды.

Алар бу көнне мәктәп балалары түгел иде инде: киемнәре дә, үз-үзләрен тотышлары да зурларча. Шулай булмый мөмкин түгел: 9-11 сыйныф укучылары төпле белем дәлиле булган документларын — аттестатларын алды. 

Выпускники
Быел 11 нче сыйныфны районыбызда 62 укучы тәмамлаган. Шуларның 2 се дәүләт чыгарылыш имтиханынын, 60сы БДИ тапшырган. 10 укучы — бары тик "бишле«гә генә белем алучылар. БДИ ны да алар уңышлы тапшырган, әлеге фәннәрне иң югары бәяләнүче дәрәҗәдә белүләрен дәлилләгән. Мәктәп еллары дәвамында аеруча тырышып укыган бу егет-кызлар сәхнәгә аерым чакырылды. Алар: Евгения Борисова, Яна Феоктистова, Дарья Борисова, Софья Шувалова (Базарлы Матак урта мәктәбе), Игорь Герасимов, Энҗе Идиятуллина (Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе), Дарья Ермолаева, Алия Хисмәтова (Исе Матак урта мәктәбе), Айдар Гыйззәтуллин, Алисә Сәгъдиева (Юхмачы урта мәктәбе). «Бишле» билгеләре төшерелгән кызыл аттестатлар һәм алтын медальне аларга район башлыгы Александр Никошин тапшырды. 

медалисты


— Бу — сезнең даими рәвештә тырышып укуыгыз нәтиҗәсе. Тирән белемле булуыгызның дәлиле алтын медальгә сез лаек. Алга таба да бар максатларыгызны тормышка ашыру өчен көчегезне куярга кызганмагыз. Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, — диде ул, изге теләкләрен ирештереп. 

Выпускники
Тантаналы чарада сүз алган район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева бар чыгарылыш сыйныфлары укучыларын гомерләрендәге әлеге гаять мөһим көн белән котлаганнан соң, БДИ нәтиҗәләренә тукталды.


— Районыбыздагы ике укучы әдәбият буенча имтиханда 100 әр балл җыйды. Алар: Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Евгения Борисова һәм Иске Матак мәктәбендә белем алган Виктория Лукоянова. Медаль алырга дәгъва белдерүче 10 укучыбыз да үзләрен акладылар: рус теле һәм әдәбиты буенча 70 тән югары балл җыйдылар. Биология, чит тел, информатика буенча әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Кызганыч, әмма 2 укучыбыз математикадан 2 ле алды. Алар Казанда имтиханны яңадан тапшыра, — диде ул. 

Выпускники
Шулай итеп, бу көнне район мәдәният йортында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең һәм Базарлы Матак урта гомумбелем бирү мәктәбе җитәкчеләре Фәридә Яруллина һәм Луиза Абдрахманова 9 нчы сыйныфларга төп гомуми һәм 11 нче сыйныфларга тулы урта белем алулары турындагы аттестатларны тапшырды. Биредә Хезмәткә һәм саклануга әзер бул (ГТО) күрсәткечләре буенча алдынгыларга алтын һәм көмеш значоклар да бирелде. Мәктәп җитәкчеләре бу тырышылыкның юкка түгеллеген, югары уку йортына укырга кергәндә, югары нәтиҗәләрнең исәпкә алыначагын ассызыкладылар.


Бәйрәмдә олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүләр яулаучылар, гомумән, мәктәп тормышындагы төрле чараларда актив катнашучылар Мактау грамотлары белән бүләкләнде. Балаларын беренче сыйныфка җитәкләп килеп, алар белән ел саен бер баскычка күтәрелеп, укуында, төрле яклап үсешендә катнашып, һәр чараларда бар йөрәге белән җан атып, шатлыгын да, борчуларын уртаклашып торган бар ата-аналар да берәм-берәм сәхнәгә күтәрелде. Аларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды. 


Чыгарыш сыйныф укучыларына исә һәр сүз алучы җылы теләкләрен ирештерде: зурлар тормышында да җаваплы һәм намуслы булыгыз, туры юлдан тайпылмагыз. Уңышлар — гомерлек юлдашыгызга әйләнсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев