Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы якташлары – Александр Гаврилов белән хушлашты

13 апрельдә район кешеләре якташлары – Александр Гаврилов белән хушлашты. Аңа 35 яшь булган.

Александр Валентинович махсус хәрби операция барган урыннарда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак бала. Безнең якташыбыз хәрби бурычын намус белән үтәп, Ватан өчен гомерен бирә. 

Александр, бар хөрмәт тә күрсәтелеп, туып үскән Каракүл авылында җирләнде. 
Александр беренчеләр исәбендә – 2022 елның 29 сентябрендә махсус хәрби операция зонасына хезмәткә чакырыла. 2023 елның сентябрендә аның белән элемтә өзелә. 

–    Без аның һәлак булуын белмәдек, бар хезмәтләргә дә шалтыратып, үзен эзләдек. Шул 4-5 айда без аның исән булуына әле өметләнеп яшәдек, – диде сугышчының әнисе Ольга Александровна, күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Александр Гаврилов 1988 елның 23 октябрендә туа. Шул җирлектәге Елена исемле кызга өйләнә. Соңгы елларда алар Димитровград шәһәренә яшиләр. Саша төзелеш компаниясендә  корыч һәм тимербетон конструкцияләрне монтажлаучы белгеч булып эшли.  Ул бик тә йомшак күңелле кеше булып, әйләнә-тирдәгеләргә хөрмәт белән карый белә. Аңа хезмәт урынында да “Игелекле” дигән кушамат бирәләр бит. 

Гаилә кайгылы хәбәрне апрель башында ала. Нәтиҗәдә, әти-әни, сунгышчының бертуганы, хатыны, ике баласы – 9 яшьлек Милана һәм 6 яшьлек Макар мәңгегә якын кешесен югалта. 

Александр белән саубуллашырга Әлки районыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә күпсанлы кешеләр килә, туганнар кайта, күршеләр, дуслар, сыйныфташлар җыела. 

Район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасының ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов, Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова, Юхмачы мәктәбе директоры Андрей Романов каһарманның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. 

–    Бүген без якташыбыз – гомере барәбәренә илебез тынычлыгын сакларга тырышучы Ватан сакчысы белән хушлашабыз. Ул батырлык һәм ныклык күрсәтеп, Ватанына һәм биргән антына тугры калган. Без аның белән горурланабыз. Илебез сакчысы мәңге хәтерләрдә сакланыр. Аның әнисе Ольга Александровна каршысында исә түбәнчелек белән баш иябез, – диде Александр Федорович.
Чыгыш ясаучыларны тыныч күңел белән тыңлау мөмкин түгел иде: матәм митингына җыелучылар күзеннән дә бертуктамый яшь акты. 

–    Без Сашаны бик яхшы күңелле, тәрбияле малай буларак хәтерлибез. Ул тәртипсез булмады, тыныч холыклы иде, сугышырга яратучылардан ераграк булырга тырышты, ышанычлы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер дус иде. Егет булгач та шундый ук ачык йөзле, мәрхәмәтле булып калды, – дип сөйләделәр аның турында авылдашлары.

Сугышчы егетнең якыннарының кайгысын уртаклашып, аларга түземлек телисе килә. Каһарманның исеме исә хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев