Әлки районы терлекчелек комплексларында кукуруздан силос салына
Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.
Терлекчелек өчен комплексларда кукуруздан силос салына.
Шушы көннәрдә механизаторлар 100 мең тонналы чикне уздылар. Азык утарларына кукуруздан шулкадәр күләмдә яшел масса керде. Чагыштыру өчен: былтыр силос барлыгы 63 мең тонна хәзерләнгән булган.
Быел сенаж да мулдан хәзерләнде – 90 мең тоннага якын тәшкил итте.
Силос хәзерләү өчен 6,6 мең гектар кукуруз үстерелгән иде. Шуның 4 мең гектарыннан уңыш җыеп алынды. Яңгырсыз, аяз көннәрдә механизаторлар 4-5 мең тоннага чаклы кукуруз массасын базларга салалар. Хәзерге вакытта Карга, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Хузангай сөтчелек комплексларына 20шәр мең тонна һәм аннан да артык силос салынды. Быел әлеге сусыл азыкны ел ярымга җитәрлек итеп хәзерләргә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев