Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы тыл хезмәтчәне Мәрьям Бәдретдин кызы Мингалиевага 90 яшь тулды

Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Яңа Салман авылында яшәүче Мәрьям Бәдретдин кызы Мингалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Мәрьям Бәдретдин кызы — тыл хезмәтчәне. Гомерен авыр авыл хезмәтенә багышлый: фермада бозау караучы, соңрак балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Бүген аның өч баласы һәм алты оныгы бар.

Юбилярга район җитәкчелеге исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Мәрьям Бәдретдин кызына сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев