Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы үзешчән сәнгать артистлары борынгы йоланы башкардылар

Җәй башында электән килгән гадәт буенча милли бәйрәмебез Сабантуй бәйрәм ителә.

Ул борынгыдан ук берничә йоланы үз эченә алган. Мәсәлән, татар авылларында кызлар берничә ай дәвамында кулъяулыклар, сөлгеләр, күлмәкләр чиккән. Алар төрле бәйге батырларына шулай бүләкләр әзерләгән. Соңрак аларны яшьләр авыл буенча йөреп җыйган. 
Шулай ук бәйрәмгә берничә көн кала йортлар буенча балалар да йөргән: ярма, май һәм йомырка җыйган. Алардан олылар күзәтүе астында зур казанда ботка пешерелгән. Аннары яшүсмерләргә чират җиткән: алар суган кабыгы суында кайнатып буялган йомырка сорап, өйдән-өйгә кергән, бусагадан атлаганда: «Аягым җиңел булсын», — дип кабатлаган. Шулай әйткән очракта, ел мул уңыш алып киләчәк дип уйланылган. Җыелган йомырканы сәүдәгәргә тапшырганнар, ә ул биргән акчага тәм-том сатып алып, кырда ук сыйланганнар. 

традиции
Сабантуй бәйрәме алдыннан район үзешчән сәнгать артистлары да борынгы йоланы башкардылар: авыл урамнары буенча йөреп, бүләкләр җыйдылар. Дәртле гармун тавышын ишетеп, авыл кешеләре өйләреннән чыгып, артистлар белән рәхәтләнеп биеделәр. 


Үзенең кичерешләре белән Базарлы Матакта яшәүче Фәүзия Гимадиева да уртаклашты: «31 май кичендә мәдәният йорты хезмәткәрләре милли киемнәрдә Сабантуйга бүләкләр җыю буенча йоланы үтәделәр. Алар һәр йортка тукталды. Хуҗалар белән бергә күңелле итеп җырлар җырладылар, биеделәр, кычкырып рәхмәтләрен әйттеләр һәм шулай урам буенча бардылар. 

традиции
Борынгы матур йолаларны хөрмәт итеп, аларны яңарткан кешеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Мин әниемнең алдан ук матур яулыклар, чигелгән сөлгеләр әзерләп куюын һәм атларга утырып килгән бүләк җыючы егетләрне көтеп торуын яхшы хәтерлим. Шул ук вакытта мин мондый йолаларда катнашырга теләмәгән кешеләргә гаҗәпләнеп карыйм. Мин алга таба да гореф-гадәтләребез онытылмас, без барыбыз да аларны үтәүдә катнашырбыз, дип өметләнәм. Ул бит безнең тарих. Иң мөһиме, җир йөзендә тынычлык булсын, безнең Ватанны саклаучыларыбыз исән-сау булып, Җиңү белән якыннары, туганнары янына әйләнеп кайтсыннар иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев