Әлки районы ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгать оешмасы проекты «Татнефть» иганәчелек фонды грантына ия булды
Яңалыклар

Әлки районы ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгать оешмасы проекты «Татнефть» иганәчелек фонды грантына ия булды

Ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгать оешмасы проекты «Татнефть» иганәчелек фонды грантына ия булды.


«Татнефть» иганәчелек фонды ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгать оешмасының район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән «ФоклБатл Милли хәзинә» проектын хуплады. 


Социаль тәкъдимнәр бәйгесе тугыз номинациядән тора иде. Экспертлар тарафыннан 1594 гариза тикшерелеп бәяләнә. Ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгать оешмасы «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә җиңү яулады. 
Грант күләме — 297 700 сум. Бу акча фольклор батл үткәрүгә акустик система сатып алу өчен тотылачак.


Нет комментариев