Әлки районы халкы яшеренү челтәре үрәләр
С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Тыл хезмәтчәннәре паркында, шундый челтәрләр үрү өчен, махсус агач эшләнмә урнаштырдылар. Ярдәм итәргә теләге булган авыл кешеләре бу эшкә кушылды.
– Яшеренү челтәрләре үрү буенча безнең тәҗрибә бар, әмма кирәкле материаллар булмау сәбәпле, эшне беразга туктатып тордык, – ди музей директоры Алинә Хәлиуллина. – Әйтәсе килә: күп кеше теләп булыша. Бу көннәрдә Герасимовлар гаиләсе – Анатолий Александрович һәм Галина Кирилловна музейга зур күләмдә тасмалар тапшырды.
Алинә Маратовна сүзләренә караганда, шулай бергә үлчәмнәре якынча 3кә 9 метр булган 2 яшеренү челтәре әзерләнгән. Алар фронтка озатылачак.
Алдынгы сызыктагы солдат өчен яшеренү челтәре бронежилет яисә каска кебек үк кирәк. Кызганыч, әмма фронтта, ачык күк йөзе астында ул бик тиз яраксыз хәлгә килә. Шуңа да хәрби хезмәткәрләр бу саклану чарасына һәрвакыт ихтыяҗ кичерә.
– Без Ватаныбызны саклаучыларга теләп ярдәм итәбез. Шулай, кечкенә булса да, Җиңүгә үз өлешебезне кертәбез дип уйлыйбыз. Ил өчен мондый катлаулы вакытта бердәм булу мөһим, шул вакытта гына уңышка ирешү мөмкин. Яшеренү челтәре кебек гади генә әйбер дә, әгәр дә ул дөрес үрелгән икән, кеше гомерен, сугыш техникасын саклап калу мөмкинлеге бирә. Без һәркемгә кагылган бәладән читтә кала алмыйбыз. Берничә сәгать кенә булса да, шәхси вакытыбызны сарыф итеп, без бу эштә ярдәм итә алабыз, – дип ассызыклады махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, ярдәм чараларында актив катнашучы Фәүзия Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев