Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигәләр

Элек-электән яшь кызлар Сабантуй өчен сөлгене кыштан ук үз куллары белән төсле җепләрдән бизәкләп, чигеп әзерли торган булганнар.

Әлеге матур йоланы торгызу, авылларда оста кулларны ачыклау өчен районыбызда «Сабантуй сөлгесе» исемле бәйге игълан ителде. Бу бәйгедә әлкилеләр бик теләп катнашалар.

сөлге чигү
Чигелгән сөлгеләр барысы да Сабантуй бәйрәмендә кулланылачак. Бәйрәмне тантаналы ачу вакытында, биюче кызлар кулларына тотып аларны халыкка тәкъдим итәчәкләр. «Сөлге чигәм» исемле композициядә күрсәтү барышында да шул сөлгеләр булачак. 

сөлге чигү


— Әлкилеләрнең әлеге конкурста шулай актив катнашуларына без, әлбәттә, бик шат. Тиздән милли бәйрәмебез Сабантуй җитә. Бәйрәмнең символы буларак — сөлге дип беләбез. Ә бит аны чигә дә белергә кирәк әле. Чигелгән сөлге көрәш ярышында абсолют батырга, ат чабышында беренче килүчегә, колгага менүчегә һәм башка бәйгеләрдә беренче урынны яулаучыларга тапшырылачак. Конкурста җиңүченең исеме дә бәйрәм барышында, мәйданда әйтеләчәк, — диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

вышивка полотенец

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев