Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында бавыр авыруларын кисәтү атналыгы үтте

Июль ахыры- август башында бавыр авыруларын кисәтү атналыгы үтте.


Бавыр – яшәешне тәэмин итүдә берьюлы берничә эшчәнлекне башкаручы әһәмиятле әгъза.  Ул ризыкны эшкәртүдә катнаша, майлар алмашын җайлый, сөзгечтәй тәнне төрле агу һәм аллергия бирүче матдәләрдән зарарсызландыра. 

Бавыр эшчәнлегенә гомер буена игътибар бирү зарур, чөнки бу әгъзада күзәтелгән әз генә тайпылыш та сәламәтлектә үзен сиздерергә мөмкин. Бавырның җиткелексез эшләве күзәтелмәсен һәм башка авырулар үсеш алмасын өчен, табибларда тикшеренеп тору кирәк.

Бавыр авырулары үсеш алуга китергән сәбәпләр: 
–    исерткеч эчемлекләрне күп эчү  һәм әфьюн бәйлелеге, тәмәке тарту;
–    дөрес тукланмау, артык авырлык;
–    2 нче төрдәге шикәр авыруы;
–    хәшәрәтләр һәм вируслар, донор канын салганда, иньекция аша, татуировка төшергәндә, персинг куйдырганда,  чит кеше энәсен кулланганда, йогыш эләктерү;
–    химик һәм агулы матдәләр йогынтысы;
–    озак вакыт дарулар кабул итү, үз белдегең белән дәвалану һәм авыруның нәселдән күчүе. 

Бавыр авырулары үсеш алмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
–    дөрес тукланыгыз – күпме ашавыгызга һәм ризыкларның сыйфатлы булуына игътибарлы булыгыз. Артыгын ашамаска тырышыгыз.

Көнгә 4-5 тапкыр тукланыгыз; 
–    исерткеч эчемлекне әз кулланыгыз яисә бөтенләй эчмәгез. Бавыр циррозы үсешенә юл куймауның ул – иң ышанычлы алымы;
–    суны тиешенчә кулланыгыз. Сыеклык тәннән агуларын чыгарырга ярдәм итә; 
–    чисталыкны саклагыз. Транспортта барганнан соң яисә җәмәгать урыннарында булгач, ашар алдыннан кулларны юарга онытмагыз.
–    В гепатитына каршы вакцина кадатыгыз. Диспансеризацияне һәм профилактик тикшеренүләрне үтегез, табибка вакытында күренегез!
Венера Садыйкова, медицина профилактикасы бүлмәсенең шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев