Әлки районында  боз астыннан балык тоту буенча ярышлар узды
Яңалыклар

Әлки районында боз астыннан балык тоту буенча ярышлар узды

Бүген, 8 гыйнварда, Базарлы Матак буасында, гадәт буенча, боз астыннан балык тоту буенча ярышлар узды.

Көн бераз җилләп торса да, кышын балык тотарга теләүчеләр күп иде. Иң мөһиме – хәвәскәр балыкчылар арасында яшьләр, балалар елдан-ел арта бара.

  Иң элек балыкчылар борау белән бәке тишүдә ярыштылар. Аннан, боз астыннан балык каптыруга дип, 40 минут вакыт бирелде.

  Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакиров - иң күп, иң зур һәм иң кечкенә балык тотучыларны, иң өлкән һәм иң яшь балыкчыларны бүләкләде.

Ахырдан исә бар халыкны кайнар уха белән сыйладылар.  


Нет комментариев