Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чәчүгә керештеләр, дым каплау төгәлләнә

Районда 44 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырыла.

 

Бу атнада ”Восток Зернопродукт” һәм ”Хузангай”, ”Яшь көч” җәмгыяте һәм ”Сутягин” крестьян-фермер хуҗалыклары чәчүгә төштеләр. Арпа, көнбагыш, борчак чәчү бара. Бер үк вакытта чәчү өчен җир эшкәртү дәвам иттерелә.

Күп җирдә минераль ашлама белән беренче кат тукландыру эшләре төгәлләнде. ”Восток Зернопродукт”та һәм ”Хузангай”да бу эшкә икенче катка керештеләр.

Дым каплау эшләре дә төгәлләнеп килә. Хәзер инде түбәнлекле, дымлы кырларда бу эшләрне төгәллисе калып бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев