Әлки районында чуаш халкының милли бәйрәме Уяв 11 июльдә узачак
Быел, чуаш халкының милли бәйрәме – Уяв 11 июльдә Сиктермә авылында үтәчәк.
Әлегә бу турыдагы рәсми документны без күрмәдек. Әмма, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан хөкүмәте йортында узган видеокиңәшмәдә чыгыш ясаганда, Сиктермәдә үтәсе Уяв бәйрәменә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны чакырды.
Рәисебез, чакыруны кабул итеп: “Иван Казанков Уяв милли бәйрәменә Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар чакырырга җыена, без дә катнашырга тырышырбыз”, – дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев