Администрациянең кече залында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова җитәкчелегендә ВИЧ йогышы белән көрәш буенча идәрәара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районда ел дәвамында 4 ВИЧ-йогышлы кеше ачыкланган. Аларның өчесенә бу билгеләмә стационарга ятарга салганда куелган, бер очрак диспансеризация вакытында билгеле булган.
Бүгенге көндә районда 23 ВИЧ-йогышлы кеше исәптә тора. Шуларның 15 е – ир-ат, 8 е – хатын-кызлар. Яшь буенча караганда, 18 е тулучылар категориясендә – 1, 30-39 яшьлекләрдә – 10, 40-49 яшьтәгеләр арасында – 7, 50 дән өстәгеләр арасында 5 кеше. Авыруларның 19ы вирусны сакланмыйча якынлык кылганда йоктырган. Ә 4 кешенең ВИЧ-йогышлы булуының сәбәбе – венага психоактив матдәләр кадау.
Утырышта шул искәртелде: ВИЧны йоктыргач та, күпчелек кешеләрдә авыру билгеләре күзәтелми. Хәтта берничә елдан соң да ул үзен сау-сәламәт буларак хис итә. Ә чирли башлагач, соң була, аның СПИД рәвешендә үсеш алуы ачыклана.
ВИЧны ачыклауның бердәнбер ысулы – махсус тест тапшыру. Кеше билгеләмәне никадәр иртәрәк белсә, дәвалану да шулкадәр тизрәк билгеләнә, аның башкаларны йогышламавы буенча чаралар да күрелә башлый.
Нет комментариев