Әлки районында ел саен инвалидлар декадасында төрле акцияләр оештырыла
1-10 декабрьдә ел саен Россия күләмендә Инвалидлар ункөнлеге үтә.
Ул 3 декабрьдәге Халыкара инвалидлар көне белән бәйләп оештырыла.
Бу уңайдан район күләмендә дә ел саен чаралар уза. Әлеге ункөнлек барышында мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди игътибар күрсәтелүе хакында без районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутов белән сөйләштек.
– Районыбызда мөмкинлеге чикле дип саналган күпме кеше бар?
– Лаеклы ялдагы өлкәннәрнең күбесе – инвалид. Шул ук вакытта гариплек белән туучылар, сау-сәламәт гомер иткән чакта имгәнүчеләр дә бар. Саннар үзгәрә: кемдер бакыйлыкка күчә, икенчеләр инвалидлык ала. Шуңа да бүгенге көндә районда якынча 2400ләп инвалид бар дип исәпләнә, мөмкинлеге чикле балалар исә – 71 әү.
– Әлеге декадада башкалар ярдәменә мохтаҗлар өчен район үзәге Базарлы Матакта ел саен төрле акцияләр оештырыла. Быел ункөнлек ничегрәк үтәчәк, анда нинди ярдәм чаралары каралган?
– Елдагыча, иң зур чара ул – спартакиада. Аны үткәрү 4 декабрьгә билгеләнде. Башта С.М.Лисенков исемендәге музейга сәяхәт кылачакбыз. Аннары “Алинә” универсаль спорт залына барабыз. Биредә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында төрле ярышлар оештырылачак. Спартакиадада ел саен мөмкинлеге чикле булган күп кеше катнаша. Авыл җирлеге башлыклары үз тораклыкларындагы акциядә катнашырга теләге булучыларны алып килә. Быел да спорт чарасы шулай зурлап үтәр дип ниятләнелә. Аннары кафеда җыелабыз, анда 100 кешегә исәпләнгән чәй табыны әзерләнә. Биредә ярышларда җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Болардан тыш, бәйрәмдә катнашкан һәр мөмкинлеге чикле кешегә азык-төлек пакеты тапшырыла, мондый бүләкләрне кайбер урын өстендә ятучыларга, балаларга да бирү каралган. Сүз уңаеннан төп иганәчеләребезгә: район җитәкчелегенә, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте директорлар советы рәисе Фоат Вәлиевка, “Звениговский” кооперативы рәисе И.И.Казанковка, “Хузангай” җәмгыяте директоры Е.М.Чугуновка рәхмәт.
– Инвалидлар ункөнлеге ул – янәшәбездәге мөмкинлеге чикле кешеләргә һәрвакыт ярдәм таләп ителүен тагын бер тапкыр искәртү кампаниясе. Районыбызда да инвалидлар белән даими эш бара. Шул хакта әйтеп китсәгез иде.
– Чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ булганнар ел әйләнәсе игътибарда. Район социаль фонды бүлегендә өлкәннәр белән эшләү үзәге булдырылган. Биредә ел әйләнәсе аралашуга, сәләтләреңне ачуга, белем бирүгә корылган мәдәни, интеллектуаль чаралар үтә. Хәзер мөмкинлеге чикле балалар белән эшләүче үзәк тә – “Актай” яшүсмерләр клубы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев