Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында Яңа елны каршы алдылар

Яңа елны каршылаган 31 декабрь кичендә Базарлы Матакның Үзәк паркында елдагыча бәйрәм концерты оештырылды.

Әлкилеләрне, кайткан кунакларны иң элек район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул һәркемгә дә сәламәтлек, иминлек, баш очында аяз күк йөзе, махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Фронттагы сугышчыларыбызга даими волонтерлык ярдәме күрсәткән якташларыбызга рәхмәтен җиткерде.


Сәхнәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре берсеннән-берсһ дәртле җырларын бүләк итте. Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары да җыелучыларны җырлатты да, бҗетте дә. Бәйрәм күңелле узды, елы да яхшы килсен, тәндә - исәнлек, күңелләрдә тынычлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев