Әлки районында язгы ташуга әзерлек эшләре башланды
Районның янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе Александр Колос язгы ташуга әзерлек турында сөйләде

– Александр Александрович, быел һава торышы белгечләре яз килүгә бәйле үзгәрешләрне төрлечә фаразлый. Кар гадәттәгедән күп яуды. Сезнеңчә, районга язгы ташу вакытына ни дәрәҗәдә җитди итеп әзерләнергә кирәк?
– Бүгенге көндәге хәл, чыннан да, зур игътибар сорый. Урамнардагы өем-өем кар моны искәртә. Шулай да барысы да көннәрнең ничек җылытуына бәйле. Яз акрын килеп, су җиргә сеңеп барса, куркыныч та аз. Шулай да без, милеккә һәм сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, көтелмәгән хәлләргә дә алдан әзерләнергә тиеш.
– Язгы ташу чорында районның нинди тораклыкларына куркыныч туар дип фаразланыла?
– Елдагыча, исемлектә – Кече Чирмешән һәм Актай елгалары буенда урнашкан җиде авыл: Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Базарлы Матак һәм Карга.
– Аңлавымча, язгы ташуга әзерлек эшләре башланды да инде?
– Чыннан да, алдан расланган план нигезендә чаралар күрелә инде. Беренчедән, су агар юллар карала. “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте юлчылары юл астындагы торбаларны чистарта. Авыл җирлеге башлыклары, тиз эресен өчен, карны каралту буенча җавап тота. Икенчедән, су җыелмасын, ә аксын өчен гидротехник корылмаларга да игътибар бирелә. Өченчедән, бозны шартлату да ниятләнелә.
– Шулай да су авыл йортларына кадәр күтәрелсә, кешеләргә кая барырга? Моның өчен урыннар каралганмы?
– Вакытлыча тору урыннары уйланылды. Бар техниканың: йөзү җайланмалары, инженер машиналары, су суырту насосларының төзеклеге тикшерелде. Коткаручылар, энергетиклар, юлчылар эшне бердәм башкарсын өчен, без күнекмәләр булдыру өстендә эшләячәкбез.
– Сез безнең газета укучыларыбызга, аеруча су басу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң мөһиме: су ташу вакыты ул – табигать китереп чыгарган күренеш һәм аның көче төрлечә булырга мөмкин. Хезмәтләр генә түгел, кешеләр үзләре дә саклану чараларын күрергә тиеш. Шуңа да әйтәсе килә: күрсәтмәләрне көтмичә, бүгеннән үк әзерләнсәгез иде. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- йорт һәм корылмалар тирәсен кардан чистартыгыз;
- якын-тирәдәге биек урынны үзегезгә билгеләгез, кирәк икән, анда мал-туарны да менгезерлек булсын;
- чормаларны да бушатыгыз, кирәге чыкса, анда яхшырак әйберләрне урнаштырырга мөмкин.
- Иң кыйммәтлесен – йорт-җирне, мәсәлән, иминиятләштерсәң яхшы.
Әгәр дә эвакуация игълан ителә икән, хәбәр сигналын тыңлагыз һәм тынычлыкны саклагыз. Без ярдәм итәчәкбез, шулай да сезнең игътибарлылык – эштәге иң зур булышлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев