Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында язгы ташуларга әзерлекне тикшерү уңаеннан өйрәнүләр узды

Базарлы Матактагы “Ләйсән” бассейны каршына янгын сүндерүчеләр-коткаручылар отряды, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, газ, электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр, урманчылар, медицина хезмәткәрләре экипажы, юл төзүчеләр, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр, ветеринария хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсенә караган башка хезмәтләр махсус трансплорт белән чакырылганнар иде.

Алар үзләренә куелган бурычны үтәргә әзер булулары хакында  гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы  Сергей Балакиревка рапорт бирделәр.


Район янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Александр Колос, быел җиде авылны язгы сулар басу куркынычы  барлыгын хәбәр итте. Боларга, Кече Чирмешән елгасы буена утырган авыллардан тыш, Карга, Базарлы Матак та керә.


 Александр Александрович әйтүенә караганда, язын 120 йортны су басу яный, бу өйләрдә 264 кеше яши. Шуларның 23 е – балалар. Әлеге шәхси хуҗалыкларда 465 баш мөгезле эре терлек бар.


–       Бу көннәрдә, язгы су басу куркынычы янаган урамнар халкын җыеп, саклану чаралары турында аңлату эшләре алып барыла, – диде җитәкче. Өйрәнүләр алга таба да узачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев