Әлки районында ике чыгарылыш сыйныф укучылары БДИда 100 әр балл җыйды
501
0
25 августта районның мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышына җыелды.
2023 елда 9 нчы сыйныфны 198 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлады. 8 укучының аттестантында “бишле”ләр генә. Математика, биология, география, туган тел һәм җәмгыять белеме кебек фәннәрдән район буенча уртача билге республиканыкыннан югары, ә рус теле, химия, информатика, тарих һәм физикадан түбән.
11 сыйныфны тәмамлаучылар – 62 укучы. Профильле математика, тарих, әдәбият буенча балларны чагыштырганда, ул республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак, ә 7 фән (рус теле, информатика, биология, химия, җәмгыять белеме, инглиз теле, төп математика) буенча түбәнрәк. 1 чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча иң түбән чикне үтә алмады, ул әлеге фәнне сентярбь аенда тапшырачак.
Кайбер фәннәр: рус теле (18% тан 21% ка кадәр), математика (3,1 % тан 18%), җәмгыять белеме (8,6 % тан 20,8 %), әдәбият буенча югары балл алучылар исәбе артты. Югары балл алучылар аеруча Базарлы Матак, Иске Матак мәктәпләреннән күп. Ике чыгарылыш сыйныф укучылары – Евгения Борисова һәм Виктория Лукояновалар әдәбияттан 100 әр балл җыйды. Виктория әле “Күптән вакыт үтсә дә” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын үтеп, безнең төбәкне Мәскәүдә тәкъдим итте һәм анда җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев