Әлки районында иң күп савым сыеры асраучыларны бүләкләделәр
8 августта балалар иҗат йөрты бинасында районда иң күп савым сыеры асраучы уңганнарны чакырып тантаналы бәйрәм үтте. Анда шулай ук алны-ялны белми эшләүче сөт җыючылар, тәҗрибәле ясалма орлыкландыручылар чакырылган иде.
Район башлыгы Александр Никошин авыл уңганнарына мөрәҗәгать итеп:
-Сезнең өчен бәйрәм дә, ял да юк. Маллар асрап сез үзегезне генә түгел күршеләрегезне, авылдашларыгызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәсез. Ә инде артып калган сөтне тапшырып гаиләгезне керемле итәсез,- диде һәм иң күп сөт тапшырган гаиләләләргә саву аппаратлары тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сөт продукциясе җитештерүдә район күп еллар дәвамында алдынгы 10 район исемлегендә бара. Уртак уңышта бүгенге бәйрәмдә катнашучыларның да өлеше зур булуын билгеләп үтте. Җитәкче иң күп сөт җыючыларга һәм оста ясалма орлыкландыручыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Район мәдәният йорты хезмәтчәннәре алдынгылар өчен бик эчтәлекле концерт номерлары хәзерләгәннәр иде. Җылы шартларда үткән әлеге очрашу яңа хезмәт уңышларына этәрсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев