Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Инвалидлар көненә багышлап чара үткәрелде

Кызганыч, кайчакта безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында сәламәтлегебезне югалтабыз.

Бар дөньядагы кебек үк, безнең районда да мөмкинлекләре чикле кешеләр яши. 
Районда алар катнашында еш кына бәйгеләр, ярышлар, төрле кичәләр оештыралар. Аларның күбесе, чыннан да, бик сәләтле. Һәм, билгеле, алар безнең җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары. 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Узган шимбәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле кешеләр белән “Җиңү” дип исемләнгән сәнгать фестивале үткәрделәр. Әлеге чара инвалидлар борчуларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова  сәламләде.
-    Бүгенге көндә районда 2300 инвалид яши. Аларга багышланган ункөнлек вакытында – 1-10 декабрьдә авыл җирлеге башлыклары, мәдәният йорты, авыл клублары хезмәткәрләре, волонтерлар буларак, урын өстендә ятучы, үз аягында йөри алмаучы гарипләр янында булдылар. Чөнки аларга да игътибар кирәк. Җәмәгатьчелек вәкилләре алар белән сөйләште, концерт номерлары күрсәтте. Ә фестивальгә исә мөмкинлекләре чикле актив кешеләр җыелды. Сәламәтлекләрендә тайпылышлар булуга карамастан, алар күңел төшенкелегенә бирелми, тормыш авырлыкларына бирешми. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларны алкышларга күмик. Чөнки сәләтеңне бәяләүләре һәркемгә дә мөһим. Мин мөмкинлекләре чикле кешеләргә бәйрәм кәефе, чирләре булу-булмауга карамастан, бар хыялларның да чынга ашуын телим. Тормышыгыз тыныч һәм имин булсын, – диде ул. 
Фестивальгә районның төрле почмакларыннан инвалидлар килгән иде. Кыю рәвештә сәхнәгә чыгучылар матур итеп җырладылар, биеделәр. Кайберәүләр бик тә дулкынландыргыч итеп шигырьләр сөйләде, икенчеләр гармунда уйнады. Алар барысы да үзләрен ышанычлы итеп тотты. 
Инвалидларга – бүләкләр һәм әлеге чарада катнашучы һәркемнә истәлек дипломнары бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев