Юхмачыдагы инвалидлар һәм өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр янында район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов булып киттеләр.
Алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тәм-томнар тутырылган азык-төлек пакетлары тапшырдылар, аларга ныклы сәламәтлек теләделәр.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан интернатта тәрбияләнүчеләргә район мәдәният йорты сәнгать осталары күңелле концерт күрсәттеләр.
Нет комментариев