Әлки районында юл фаҗигасе нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды
Бүген, 12 декабрьдә көн уртасында, Базарлы Матак белән Карга авылы уртасында өч йөк машинасы катнашында җитди автоһаләкәт булды.
Нәтиҗәдә, “Газель” автомобиле йөртүчесе һәләкәт урыннында ук үлә, ике кешене, тән җәрәхәтләре белән, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте кахстаханәгә алып китә.
Һәләкәт урынында ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллин безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
– “Газель” автомобиле каршы як юлга чыга һәм аннан килүче фура йөк машинасына бәрелә. Фура юл астына төшеп китә, бәхеткә ул аумый. Ә каршы якка чыгучы шофер, медицина хезмәткәрләре килгәнче, урында җан бирә. Һәләкәттә “Газель” артыннан килүче тагын бер “Газель” механик җәнчелүләр алды, – диде ул.
Без һәләкәт урынында бу фаҗиганең шаһиты булган икенче “Газель” шоферы белән сөйләштек:
– Минем алдымнан баручы “Газель” фура килгәндә, каршыга чыга башлады. Мин тизрәк тормозга бастым. Тизлегем бик түбән иде. Югыйсә мин дә каты җәрәхәтләр алган булыр идем, – диде ул.
“Алексеевскдорстрой”ның Базарлы Матак участогы җитәкчесе Рашат Гыйззатуллин әлеге һәләкәт буенча безгә үз аңлатмасын бирде:
– Биредәге юл участогы әйбәт хәлдә, тозлы-комлы катнашма белән эшкәртелгән иде. Күз күреме дә яхшы. “Газель” шоферы каршы як юлга йоклап китеп чыкканмы, әллә машинасы төзек булмаганмы, аңламыйбыз, – диде ул.
Тимер-томыр өемен хәтерләткән “Газель” машинасында бер пассажир да булган. Бәхеткә, ул зур җәрәхәтләр алмаган. Һәләкәт юбулганны күрмәгән, йоклап барган булган икән.
ЮХИДИ хезмәткәре Рәмзил Вәлиуллин кышкы чорда юл-йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл таләпләрен бозмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев