Әлки районында киокусинкай каратэ буенча «Җиңү кубогы» республика ярышлары узды
«Алинә» универсаль спорт залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган киокусинкай каратэ буенча «Җиңү кубогы» республика ярышлары узды.
Турнирда 6 яшьтән алып 62 яшькә кадәрге 250дән артык каратэчы катнашты. Анда Татарстаннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 13 команда көч сынашты.
Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, яшь булуларына карамастан, югары осталык күрсәттеләр. Барлык көрәшләр дә лаеклы дәрәҗәдә узды. Ярышлар йомгаклары буенча безнең спортчылар:
5 алтын медаль,
5 көмеш медаль,
10 бронза медаль яулады.
Тренер — укытучы-Андрей Зиньков.
Балаларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев