Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында малайларны авыл хуҗалыгы эшенә кызыктыру буенча түгәрәк эшли

2021 елда ук малайларны начар юлларда да йөри алган багги автомобильләрен идарә итәргә өйрәтеп, авыл хуҗалыгы эшенә кызыктыру буенча түгәрәк эшли башлаган иде.

 
Хәзер әлеге эш “Балалар өчен җиңел авыл хуҗалыгы техникасында механизаторлар түгәрәге” грант проектында дәвам ителә. Әлеге эшчәнлекне оештыру  2022 елда Татарстан Республикасының  гражданлык үсешенә грантлар тәкъдим итү проектында җиңү яулау нәтиҗәсендә ирешелде. 
Эш Спас районы Болгар шәһәренең Ибраһим гыйбадәтханәсе ярдәме белән алып барыла. Ике төркем мәктәп яшендәге балалар Әлки һәм Спас районындагы түгәрәкләргә йөри. Дәресләрдә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә һәм аларны шундук практикада куллана: булган җайланмаларда йөреп карый. 
Грант акчасына план буенча трицикл (самосвал төрендәге арбасы булган өч көпчәкле мотоцикл) да сатып алынды.
Сатып алынган техника сүтелгән хәлдә кайтарылды һәм балалар аны эшләрлек хәлгә китергәнче җыярга булыша. Квадрацикллар җыелды инде, балалар тапшыру коробкасы механика булган техникада (арткы тизлеге дә бар) махсус трассаларда йөрергә өйрәнәчәк.   
Балаларга прицеп белән йөрү, техникага башлангыч хезмәт күрсәтү күнекмәләре дә бирелә. Иң мөһиме, алар авыл хуҗалыгы һәм өй эшләрен (хайван тотучы гаиләләргә һәм өлкән яшьтәгеләргә печән һәм утын ташу, җир сөрү һәм өю, үлән чабу, кар чистарту) башкарып карый алачак. 
Алексей атакай Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев