Әлки районында Республика көнен бәйрәм иттеләр
Республика көненә багышланган чаралар Базарлы Матакның Үзәк паркында оештырылды.
Биредә С. Лисенков исемендәге музей ачык һавада район тарихын чагылдырган күргәзмә оештырган иде. Бик күп урында чәчәк күргәзмәләре ясалган. Аның буенча конкурс булып җиңүчеләре билгеләнде. Балалар өчен тәм-томнар, попкорн, уенччыклар сатылды.
Төп сәхнәдә бәйрәм тантанасына җыелган халыкны Республика көне белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул “Гаилә елы” уңаеннан һәр гаиләгә бәхет, муллык, тынычлык, нык сәламәтлек теләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм мөрәҗәгатен ТРның авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчсе Илнур Галиев җиткерде.
Россия кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева һәр олы бәйрәмне райондашлалры белән каршы алырга тырыша. Республика көнендә ул безнең белән булды, бәйрәм кунакларына котлауларын, теләкләрен җиткерде.
Аннан бер төркем хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына мәктәп сумкалары тапшырышлды.
Республикабызның сәхнә осталары концертнын “Мин яратам, сине Татарстан!” җыры белән Рифат Садыйков ачып җибәрде. Аннан район авылларыннан килгән сәнгать коллективлары чыгышлары башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев