Әлки районында салютлар булмый
Республикада 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим башланды.
Махсус режим кертелү сәбәпле, район үзәгендә hәм авылларда бәйрәм мәйданчыкларында салют атмаячаклар.
Ә менә бенгаль утлары hәм "хлопушка"ларны кабызу, шартлату рөхсәт ителә.
Пиротехник әйберләрне корылмалардан, өйләрдән кимендә 30 метр читтә кулланырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев