Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында социаль хезмәт алучылар фитопрогулкада катнаштылар

социаль хезмәт алучылар «Татарстан үләннәре: аяк астындагы даруханә» дигән темага фитопрогулкаларда катнаштылар.

Чара социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль форматларын исәпкә алып оештырылды. Социаль хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән әби-бабайлар белән индивидуаль чыгулар үткәреп, шәхси өй даруханәләре өчен дәвалау үсемлекләре җыйдылар. Моннан тыш, өлкән буын гражданнарының бер өлеше республиканың табигать биләмәләрендә аралашу һәм бергәләп эшләү өчен төркемнәр белән дә чыктылар.

Мондый инициативалар социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген кайгыртуның мөһим өлеше булып тора. Прогулкалар стрессны киметә, организмны кислород белән туендыра, ә үз кулың белән җыелган үләннәр кышкыда иммунитетны табигый юл белән ныгытырга ярдәм итәчәк. Индивидуаль формат һәркемнең физик мөмкинлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә, ә төркемнәр белән чыгулар социаль бәйләнешләрне ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев