Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында такси йөртүчеләре тикшерелде

Таксида юлчыларны Федераль канунга ярашлы рәвештә йөртүне таләп итүгә карамастан, әлеге хезмәтне намус белән башкармаучы– канунны бозуларын дәвам итүче йөртүчеләр табыла.

 

Кайберәүләр, тиешле рөхсәтне алмыйча һәм такси машинасына танытучы билгеләрне куймыйча, “легаль” булмаган йөртүчеләр сафына баса.

Таксида кешеләрне йөрткәндә, Федераль канунны бозу очракларын булдырмауны максат итеп, 23 июльдән 1 августка кадәр Әлки районында “Такси” оператив- профилактик чарасы үтте. 

Аның кысасында районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд белән юлларга чыкты, шулай ук такси йөртүчеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында аңлату эшләре алып барды. 

Барлыгы 40 транспорт чарасы тикшерелде, шуларның 25 е – такси хезмәтен башкаручы җиңел машиналар, 15 е – аз урынлы автобуслар.
5 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән аларның 2се транспорт чарасына санкцияләнмәгән үзгәрешләр керткән, 3 се рульдә техник тикшерү үтмичә барган. 
Рәмзил Вәлиуллин, ЮХИДИнең Әлки районы бүлеге җитәкчесе, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев