Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында теркәлгән җинаятьләрнең күбесе хәмер кулланган хәлдә кылына

13 мартта район администрациясендә хокук бозуларны алдан кисәтү буенча комиссия утырышы булды.

 

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов алып барды. Анда шулай ук профилактика системасындагы бар идарәләрнең дә комиссия әгъзалары катнашты.

Утырышта полиция бүлеге вәкилләре Рәмзил Вәлиуллин һәм Рафаэль Әбелханов, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева һәм Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Габдрахманова, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Айрат Вәлиев, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев чыгыш ясады.

Районда теркәлгән җинаятьләрнең күбесе хәмер кулланган хәлдә кылына. Полиция хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклау максатыннан рейдлар үткәрә. Даими рәвештә андый затлар белән шәхси эш алып барыла. Яшүсмерләр арасында канун бозуларны булдырмау максатыннан, даими рәвештә балигъ булмаучылар эше буенча комиссия утырышы үткәрелә. Яшүсмерләрнең яшәү урыны буенча әңгәмәләр, мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Җәмәгатьчелек урыннарында патрульлек оештырыла. Начар гаиләләрдә спорт мәктәпләренә, төрле түгәрәкләргә йөрергә, бәйгеләрдә катнашырга кызыксыну уяту өстендә эш алып барыла. Укытучылар социаль челтәрләрне дә күзәтә.

Руслан Морадымов утырышта катнашучыларга укучылар һәм ата-аналар белән дә тәмәке тартуның зыяны турында һичшиксез әңгәмәләр үткәрергә кирәклеген әйтте. Җәмәгатьчелеккә файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнмәгән балигъ булмаучыларны ачыклау максатыннан эш алып бару, аларның ялын дөрес итеп оештыру зарур. Җитәкче начар гаиләләрдәге мөнәсәбәтләрне үзгәртү буенча да вакытында чаралар үткәрелергә тиешлегенә басым ясады.

Утырышта күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча да башкарылга эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча шуңа ярашлы карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев