Әлки районында Зөлфия Хәлиуллинаны туган көне белән котладылар
Әлки районында хөрмәтле, педагогик хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Зөлфия Шәрифулла кызы Хәлиуллинаны туган көне белән котладылар.
Район җитәкчелеге исеменнән котлауны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов тапшырды.
Зөлфия Шәрифулла кызы 1929 елның 12 гыйнварында Иске Әнҗерә авылында күп балалы гаиләдә туа. Үзенең педагогик эшчәнлеген ул Н.К. Крупская исемендәге Куйбышев педагогия училищесын тәмамлаганнан соң башлый һәм 44 ел башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә багышлый, Иске Салман авылы мәктәбендә эшли.
Аның балачагы һәм яшьлеге авыр сынау елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 12 яшь була, һәм ул, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, тыл хезмәтчәне була.
Зөлфия Шәрифулла кызы ире белән 30 ел бергә яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Бүген аның зур һәм тату гаиләсендә сигез онык һәм ундүрт оныкчык бар.
Күпьеллык хезмәте һәм Җиңүгә керткән өлеше өчен Зөлфия Шәрифулла кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»истәлекле медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев