Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе Азат Низамиевка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды

21 майда Казанда Татарстан матбугате көненә багышланган тантанада “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Азат Рөстәм улы Низамиевка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.

Азат Низамиев, алькеевские вести

Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указга: “Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм массакүләм  мәгълүмат чараларын үстергүгә зур өлеш кертүләре өчен” диелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкне тапшырганда: “Күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә”, диде.

Азат Низамиев хезмәт юлын 1981 елда “Коммунизм юлы” газетасында әдәби хезмәткәр буларак башлый. 2000 елдан “Әлки хәбәрләре” район газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә.

2019 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеме бирелгән иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев