Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр «Экологик яз» бәйгесенең район этабында җиңделәр

Республика күләмендә үткәрелүче «Экологик яз» бәйгесенең район этабында Базарлы Матакта яшәүче Гөлкәй һәм Айрат Нотфуллиннар гаиләсе, шулай ук Түбән Әлки мәктәбе, районның «Ромашка» балалар бакчасы җиңү яулады.


Бәйге «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» дип исемләнгән берничә номинацияне үз эченә алган иде. 

эковесна
Бу республика акциясе ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-эколоик икеайлык кысасында үткәрелә. Ике ай дәвамында бәйгедә катнашучылар агач үсентеләре утыртты, өмәләрдә катнашты, сыерчык оялары ясады, кулланылган батареяларны, пластик җыйды, музейларда булды һәм башка чараларда катнашты. 

эковесна
Балалар иҗат йорты тәкъдим иткән Айсылу Шәйхетдинованың табигать күренеше рәсеме иң яхшы эш дип табылды. Ул «Экология гореф-гадәтләрдә» дип исемләнгән экологик рәсемнәр бәйгесендә беренче урынны алды. Бәйге җиңүчеләренә диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне ТР Экология һәм табигый ресурслар минитсрлыгының Идел буе-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәтҗанов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев