Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиленең банкка кредитын түләмәгән өчен бурычы җыелган

Банк җавап бирүчегә кредит килешүен өзү һәм аның буенча бурычны түләттерү турындагы дәгъва белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

 Ул гаризада банкның җавап бирүчегә кредит килешүе нигезендә 52181 сум 17 тиен күләмендә 24 ай вакытка 19,4 % белән кредит бирүен дә күрсәтте.
Бүгенге көндә җавап бирүче кредитны һәм аның буенча процентларны тиешенчә түләми, 9.07.2018 елдан 13.08.2024 елга кадәр вакыт аралыгында 112064 сум күләмендә бурыч җыелган. 
Җавап бирүче мәхкәмәгә кредит килешүе буенча бурычларын түләве турында дәлилләрне китермәде. 
Мәхкәмә, җавап бирүченең кредитны, процентларны түләү буенча йөкләмәләрне күп тапкыр үтәмәвен раслап, РФ Гражданлык кодексының 408, 450, 452 нче маддәләренә ярашлы рәвештә, дәгъва белдерүченең килешүне өзү турындагы таләбен канәгатьләндерде. Нәтиҗәдә, җавап бирүче дәгъва белдерүче файдасына 112064 сум күләмендә һәм 9441 сум да 28 тиен дәүләт пошлинасын түләргә тиеш булачак. 
Мәхкәмәнең читтән торып кабул ителгән карары кануный көченә әле кермәде. 
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев