Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар мәктәбе укучыларын Альберт Мөхәммәтшин Яңа ел алдыннан Казанга кунакка чакыра

Берничә еллар инде безнең Алпар мәктәбе укучыларын Альберт Әхать улы Мөхәммәтшин Яңа ел алдыннан Казанга кунакка чакыра, балаларны башкаланың истәлекле урыннарында йөртә.

Бу күңелле вакыйга узган ел ахырында булды.

24 нче  декабрь  көнне зур автобус белән Казанга циркка бардык.

Цирк бик күңелле булды, тамашаны укучылар яратып карадылар.

Аннан соң Альберт Әхать улы балаларны үзе эшли торган АТП-2 ашханәсендә каршы алды. Зал бик матур итеп Яңа ел бәйрәменә бөтен шартын китереп бизәлгән иде. Тәмле пешерүче пешекчеләре  өстәлгә балалар өчен ни генә тезмәгән иделәр. Балалар иркенләп бәйрәм иттеләр, сыйланып аралашып утырдылар.

Соңыннан Альберт абыйлары тәмле күчтәнәчләр тутырылган Яңа ел тартмалары тапшырды.

Балаларга үзенең кайнар котлауларын, теләкләрен җиткерде, балалар белән фотоларга төште.

Укучылар үзләре дә Альбрет абыйларына Яңа ел котлавы, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Очрашу бик матур тәмамланды. Якташыбыз һәрбер баланың кулларын кысып озатып калды.

Без авылыбыздан чыккан мәрхәмәтле, киң күңелле, балаларны яратучы кеше – Альберт Әхать улын олы хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз. Аңа киләчәктә дә  алдагы эшләрендә зур уңышларга ирешүен, гаилә бәхете, исәнлек-саулык телибез. Ул гел шундый көләч йөзле, мәрхәмәтле абый булсын.

Укытучы Роза Әхмәтшина һәм 3-11 нче сыйныф укучылары,

Алпар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев