Атна ахырында Татарстанда сизелерлек салкынайтачак
Бу атна ахырында Татарстанда сизелерлек салкынайтачак, бу себер антициклоны йогынтысы белән аңлатыла.
Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр иткән.
15 гыйнварда күпчелек территориядә явым-төшем булмаячак, бары тик көньяк-көнбатышта гына, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төнлә бераз кар явуы ихтимал. Температура фоны түбәнәя башлаячак. Төнлә термометр баганалары -10..-15 градус күрсәтәчәк, көнчыгышта аязганда -18 градуска кадәр, көндез -8..-13 градустан югары булмаячак. Җомга һәм шимбә көннәрендә безнең төбәктә салкын антициклонлы һава торышы фаразлана. Төнлә -20 градуска кадәр һәм аннан да түбәнрәк төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев