Әхмәт авылында яшәүче Зөлфия Вәлиуллина сугышчы ир-егетләребезгә дип 60 мең сум акча тапшырды
Районыбызда менә шундый юмарт кешеләр бар. Югыйсә Зөлфия Рәхим кызы – эшмәкәр дә, зур хезмәт хакы алып эшләүче дә түгел, ә лаеклы ялдагы, кечкенә пенсия алучы гади бер ханым.

Өч ел дәвамында күп тапкырлар гуманитар йөк озатылды. Анда районыбыздагы һәрбер кешенең катнашы бар. Әлкилеләр хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әмма әйтергә кирәк: берьюлы шундый зур сумма акча бирүче булдымы икән?! Бу изге адымын якташыбыз болай аңлатты:
–.Моннан алты ел элек улым Наил фаҗигале төстә һәлак булды. Шул еллардан бирле, аның рухы шат булсын дип, ирем Рамил белән изгелек эшләргә тырышабыз. Махсус хәрби операция башланып, гуманитар ярдәм җыю игълан ителгәч тә, сарык суеп, район мәдәният йортына китергән идек, – диде ул, яшьле күзләрен сөртеп.
Авылда фронттагы ир- егетләргә берәр ярдәм акциясе оештырылса да, Зөлфия апа һәркайсында катнаша икән.
–.Мондый эш буенч а җ ы е л у к и р ә к л е г е әйтелсә, мәдәният йортына беренчеләрдән булып киләм. Яшеренү челтәрләрен дә үрдем, токмачын да кистем, – дип сүзен дәвам итте ул.
Ә ни өчен шулкадәр сумма, дигәнгә, ул болай диде:
–.Киләсе елның май аенда миңа 60 яшь тула, шуңа – 60 мең сум. Юбилеемны бәйрәм итмим, мәҗлес тә ясамаячакмын. Җырчыга, тамадага дигән акчаны махсус хәрби операциядәге ир- егетләребез өчен бирәм. Әйе, туган көнем яз аенда гына. Әмма ярдәм хәзер кирәк дип уйлыйм, шуңа акчаны бүген бирәм, – диде.
Зөлфия апаның бу изге адымга баруының тагын бер сәбәбе бар икән:
–.27 сентябрьдә оныгым Камилгә 18 яшь тулды. Ул армия хезмәтенә барам дип тора. Әмма бу балалар, яшь буын сугышны күрмәсен иде. Безнең барыбызның да ярдәме белән хәрби хезмәткәрләребез Җиңүгә ирешеп, илдә тынычлык урнашсын иде, – дип, теләкләрен ирештерде ул.
А к ч а н ы З ө л ф и я В ә л и у л л и н а р а й о н администрациясендә мах сус хәрби операция ветераны Сергей Гнеденковка тапшырды.
–.Акчага сугышчыларыбыз өчен бүгенге көндә кирәкле әйберләр: йоклау капчыклары һәм газ баллоннары сатып алачакбыз. Гуманитар йөк исә октябрь башында озатылыр дип ниятләнелә, – диде элеккеге хәрби хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев